Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов «Востокзернопродукт»АҖ хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде. Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре, минераль ашламалар кертүнең мөһимлегенә, орлыкларның сыйфаты һәм аларны тиешенчә эшкәртүгә, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чараларын тайпылышсыз үтәүгә игътибар итеп, фикер алыштылар. Аннары район башлыгы коллективны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 02.05.20021 ел, № 753 күрсәтмәләренең, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.09.20021 ел, № 1547 карарының 8 п. нигезендә, догазификация программасы гамәлгә керде. Догазификация-ул йортның газ бүлү челтәрләренә тоташтыру. Шул ук вакытта бушлай газны җир участогы чикләренә генә кертәләр, ә торак пунктта газүткәргеч булырга тиеш.
15 гыйнварда Татарстан Республикасында 2021-2022 уку елында «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы старт алды.
26нчы гыйнварда Карахуҗа авыл мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды.
Югары Ослан гимназиясе базасында чыгарылыш сыйныф укучылары математика укытучылары белән берлектә укыту эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары белән киңәшмә узды.
Кичә " Фатыйхова А.З." КФХ базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре белән күчмә киңәшмә уздырды.
31 нче гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы унтугызынчы утырышы була.
Районда «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды, ул укытучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм ачу, аның социаль статусын күтәрү, укытучы эшчәнлеген мотивацияләү өчен шартлар тудыру, шәхеснең һәм профессионализмның иң яхшы сыйфатларын күрсәтү максатыннан үткәрелә. Чара ике мәйданчыкта оештырылган иде, анда төрле фән өлкәләреннән 18 укытучы катнашты.
2022 елның 26 гыйнварында Буа шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.
Кагыйдә 1. Еш мойте куллары белән сабын