ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Укытучылар көненә багышланган «Туган тел укытучысына рәхмәт» акциясен башлап җибәрә. Акция 2021 елның 15 сентябреннән 5 октябренә кадәр узачак.

2021 нче елның 14 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 ел инде кулга-кул тотынышып, алтын туйларын билгеләп үтүче Марат Вәли улы һәм Зәйтүнә Рефат кызы Хәсәновларны котлау тантанасы булып узды.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Сайланган вариант белән бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 16 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15 метрга кадәр).


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән яшен;


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Сентябрьнең икенче якшәмбесендә Россиядә Танкист көне билгеләп үтелә-танкистлар һәм танк төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме, ул үз тарихын совет чорыннан алып бара. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.Һәм бүген чын мәгънәсендә бөек бәйрәм-Танкист көне.

2021 нче елның 10 нчы сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов МСРК утырышын үткәрде.

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы унөченче утырышы булды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International