Бүген район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә хәзерлеген тикшереп комиссия йөрде. Анда төп басым иген уручы комбайннарның хзерлегенә һәм аларны киптеү урыннарына ясалды.
26 нчы июльдә Югары Ослан һәм Печиәе җирендә безнең район балалары һәм ТР ның ГИБДД МВД идарәсе катнашында “Форалар төсе” дигән сериал төшерелде.
Бу июль көне Татарстан һәм Волгоград ветераннары өчен бик истәлекле булып калыр. Казанның Урицкий исемендәге культура йортында алма төшәрлек тә урын калмаган. Бу көнне Казанга Волгоград шәһәре активистлары – ветераннар, иҗат коллективлары килде. Ә 2 ел элек Татарстанның барлык районнарыннан 150 кеше Волгоградка круиз ясады.
Бүген, 27 нче июльдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
Районның культура учаклары конкурс һәм грантларда актив катнаша.2018 нче елда авыл куьтура йортлары арасында акчалата бүләк өчен узган конкрста безнең дә җиңүче бар.
2018 нче елның 1 нче июнендә чыккан “ТР да яшәүчеләргә адреслы ярдәм” дигән Закон нигезендә күпквартиралы йортта үзе генә яшәүче эшләмәүче 70 яшенә җиткән хуҗаларга компенсация түләнә.
Соңгы елларда республика халыкны су белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә бу – ТР ның архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы җавплылыгы астында эшләнә.
ТР Министрлар Кабинетының 09.02.2018г. №67 чыккан “Бала табучы авыл аналарына түләү” турындагы карары нигезендә 2018 нче елның 1 нче январеннан авылда 3 елдан да ким яшәмәгән аналарга өстәмә түләү каралган.
Хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгына 2018 нче елның 1 нче январеннан соң беренче бала табучылардан 26 гариза кабул ителгән.
27 нче июльгә һава торышы: аязучан болытлы һава, секундына 4-9 метр көньяк - көнчыгыштан талгын җил. Максималь температура 33 градуска кадәр җылы булуы көтелә.