Бүген, 30 нчы майда, Югары Ослан авыл җирлеге бюджетыннан гражданнарның сыйфатлы ялын оештыру максатыннан Идел буенда эскәмияләр урнаштырылды. Аларны подрядчиклар җәяүлеләр тротуары янында чүп –чар урнасы белән бергә урнаштырды.
30 нчы майда Югары Ослан районының административ комиссиясе район территориясендә сәүдә итү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде.
Әлеге фотопроектлар конкурсы Рус географик җәмгыяте, “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.
1 июнь – балаларны яклау көне алдыннан районның Яшьләр клубында “Радуга” балалар бакчасының бәйрәм чарасы узды. Оештыручылар кызыклы күңел ачу программасы хәзерләгәннәр.
31 нче майда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яңгыр, секудына 17 метр тизлектә төньяк – көнбатыштан көчле җил булуы көтелә.
Югары Ослан районы балаларының җәйге ялларын оештыру программасы кысаларында җәйге сезонга путевкалар бирелә башлады. Инде Яшел Үзән районының Раиф монастыре зонасына урнашкан “Хыял” лагерена путевкалар таратыла.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30 нчы майга 46700 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 1300 центнерга артыграк дигән сүз.
Кадерле балалар!
Сезне “Балачак бәйрәме” нә чакырабыз!
2005 нче елның 25 нче июлендә чыккан Хәрби хезмәт турындагы 100 нче номерлы Федераль Закон һәм укучыларның ОБЖ курсы буенча программаны үтәү кысаларында, район хәрби комиссариатының планы нигезендә район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары арасында Матюшино мәктәбендә 29 нче майдан 1 нче июньгә кадәр укыту – кыр җыены уза.
Бүген, 22 нче майда, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан районы граңданнарын Авыл җирлеге бинасында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.