27 нче майда контроль-хисап Палатасы органнары хезмәткәрләре үзләренең 10 еллык юбилеен билгләп үтәчәк.
«Таткоммунэнерго» Югары Ослан бүлеге соңгы вакытта йорт салып та, су өчен түләмәүчеләрнең урамнарын тикшереп йөрделәр.
24 нче майда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.
Балалар сәнгать йортының Гаврилова Д.А. җитәкчелегендәге түгәрәге укучылары язгы конкурсларда катнашты. Руденченко Мария, Захватова Полина, Захватова Ульяна Новосибирск шәһәрендә узган «Рәссамнар дөньясы” Халыкара конкурсыннан призлы урыннар алып кайтты.
28 нче майдан 11 нче июньгә кадәр ТР ның Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч районнары Роспотребнадзор идарәсе балалар товарлврының куркынычсызлыгы сыйфаты һәм балаларның җәйге ялы темасына “кайнар линия” уздыра.
Балигъ булмаган балаларга медицина ярдәме, сәламәт үсеш, консультация ярдәме алу буенча бала хокукларын аңлату өчен 28 нче майда сәгать 9.00 дан 17.00 гә кадәр ТР ның бала хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратында “Балаларның медицина хезмәте белән тәэмин итү: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” дигән темага “кайнар линия” оештырыла.
Бүгенге көндә районның контроль – хисап палатасы Октябрьский авыл җирлегенең бюджет акчаларын эффектив кулланылышы турындагы эшчәнлек алып бара. КСП рәисе Лилия Хөрмәтуллина авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизов белән Ключищи, Матюшино, Янга-Болгар авылларына барып Башкарма комитет учетында торган төп средстволарны инвентаризацияләде
Кадерле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!
Сезне 27 нче майда сәгать 10.00 да башлана һәм көн буе матюшино авылында уза торган изге Троица бәйрәменә чакырабыз.
Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә районда тәртип бозулар буенча ведомствоара комиссия эше уздырылды.
Бүген “Чемпион” спорт клубында 3 нче, 5 нче дәрәҗә укучыларның ГТО спорт комплексы буенча Бөтенроссия фестивале булып узды.