ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

Балкыш! Бу сүзне республикада хәзер бар кеше белә. Чөнки бу фестиваль инде 5 елдан бирле иң талантлы иң иҗади олы яшьтәге кешеләрне берләштерә.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 нче апрельдә  Балалар сәнгать йортында “Музыкаль мөхит” проекты концерты булып узды. Концертта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучылары – бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары катнашты.

12 нче апрельдә районның балалар сәнгать йорты укучысы Исхакова Камилла «Колибри» балалар  иҗат конкурсы – фестивалендә катнашты. Бу конкурста 3-8 яшьтәге яшь музыкантлар төрле инструментларда: фортепиано, скрипка, флейтеа, домра, саксофонда уйнау осталыгын күрсәтте.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы чәчү эшләренә хәзерлеген  тикшерү комиссиясе эшләде. Монда үсемле белән шөгыльләнүче һәр предприятие һәм фермер хуҗалыгы тулысынча каралды.

Республика Программасы кысаларында башланган капиталь  ремонт Түбән Ослан балалар бакчасында дәвам итә.

Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Монасыйпов, ООО «Татмелеорация», ФГКУ «8-ой отряд Федеральной противопожарной службы 8 по РТ»,  Ростехнадзорның Идел буе идарәсе бергә гидротехник җайланмаларның язгы ташуга әзерлеген карап йөрде.

11 нче апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов агымдагы Югары Ослан территориясендәге бакчачылар җыелышын үткәрде.

12 нче апрельдә ел саен  Космонавтлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җир дән тыш дөнья серләре белән кызыксынучыларны берләштерә.

Яшел Үзән шәһәрендә “Тау ягы: тарих, культура, күңел мирасы” дигән темага  4 нче регионара фәнни – тикшеренү  конференциясе булып узды.

11 нче апрельдә Казанның 39 нчы гимназиясендә”Россия династияләре” проект эшләре конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International