ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләрен иртәнге утырышка җыйды.

Бүген, 20 нче мартта, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 20 нче мартта, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм промышленность Министрлыгында  агымдагы елның 2 ае эчендә сөт җитештерүнең хәле турында эшлекле сөйләшү булды. Төп докладны министр урынбасары Нәҗип Хазипов ясады.

4 нче апрельдә ТР ның промышленность һәм сәүдә  министрлыгы ГРК «Казанская Ривьера» үзәгендә “Кече бизнеста он-лайн классларны башлап җибәрү адымнары” дигән темага конференция үткәрә.

“Бердәм Россия” РФ Президентын сайлаулар кампаниясендә барлык регионнарда да актив эш алып барды.

Бүгенге көндә Югары Ослан Контроль – хисап Палатасының эксперт – аналитик планлаштырылган эшчәнлеге бара. Ул 2017 нче елда башкарылган бюджетның еллык отчетын тикшерү дигән сүз. Бу чараның төп максаты – бюджет отчетының законлылыгы, тулылыгы, дөреслеге; бюджетның планда каралганы белән фактически үтәлгәнен чагыштыру; бюджет чараларын эффектлы һәм нәтиҗәле тотылышын тикшерү.


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

15 нче мартта культура – агарту эшләре планы буенча район сәнгать йорты артистлары Коргузага концерт белән барды.

Тормышта авыр хәлдә калучылар һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларын чишү, аларга һәрьяклап булышу йөзеннән 12-19 нчы март көннәрендә районда Язгы мәрхәмәтлек атнасы игълан ителгән иде.

17 нче мартта Казанның 15 нче номерлы сәнгать мәктәбендә республикакүләм хәзерге заман иҗади вокал  конкурсы“Прорыв” булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International