Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешен анализлый.
Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.
Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
МЧС көчле җил һә буран булуын искәртә
Бүген, 29 нчы январьда, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
27 нче январьда Макыл авыл җирлегендә авыл командалары арасында юбилей тантанасы булды. Бу төр спорт авылларда һаман популяр булды.
26 нчы январьда район балалар китапханәсендә“Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм!” дигән күргәзмә барлыкка килде. Андагы материаллар һәм документлар арасында Бөек Ватан сугышы елларындагы Ленинград блокадасы турындагы искиткеч тарихи язмалар күп.
Йорт төзегәндә төзүче һәм заказчик 2 телдә сөйләшәләр: төзелеш мәйданы – гомуми мәйдан: икесе ике нәрсә икәне бәхәс тудыра.
24-27 январь көннәрендә Казанда “Бокс һәм өстәл теннисы Үзәге” ндә Татарстан беренчелегенә бокс ярышлары узды. анда 2002-2003 нче ел яшүсмерәреннән 165 иң көчле боксер катнашты.
Якшәмбе көнне “Свияга” җәядән ату комплексында кышкы атулар беренчелеге булып узды.
МЧС көчле җил һә буран булуын искәртә. Февральнең беренче көннәрендә үк көчле җил һәм буран буласын искәртәләр.