Районның картлар һәм инвалидлар йортында инде ел буе “Иҗат шатлыгы” дигән түгәрәк эшләп килә.
27 нче январьда Югары Ослан гимназиясенең Архиреева Людмила һәм Тиханчук Ксения Казанда узган “Раштуа укуларын” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Бүген гомумроссия профсоюзларының дәүләт һәм иҗтимагый активистлары рәисе Ольга Калашникова социал партнерларга, профсоюз членнарына, активистларга, профсоюз хәрәкәте ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Бүген район Светының актлар залында беренчел Профсоюзлар активы конференциясе булып узды. Аның эшендә гомумроссия профсоюзларының дәүләт һәм иҗтимагый активистлары рәисе Ольга Калашникова катнашты. Ул залдагыларга Татарстан профсоюзлары комитеты эше турында кызыклы презентация күрсәтте.
15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.
Югары Ослан Советының 30 нчы утырышында район халкы тормышын яхшыртуга үзеннән зур өлеш керткән һәм сайлаучыларның ышанычын аклаган Яр Морквашы авыл җирлеге депутаты Горшков Вячесав Рәхмәт хатына ия булды.
29 нчы январьда сәгать 10.00 да район Советының чираттагы 30 нчы утырышы булып узды.
29 нчы январьда Югары Ослан Советының актлар залында Терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды.
Балигү улмаган балаларның законлы интересларын яклау эшенә үзеннән зур өлеш керткән өчен һәм бу өлкәгә 50 яшь тулу уңае белән район башлыгының Рәхмәт хаты белән район болҗниөасының врач-наркологы Галия Хасанов һәм Егоров Сергей өлкән инспектор бүләкләнде.
Бүген районның актлар залында барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” узды.