ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов район Советына райондагы сорауларны чишәр өчен 2018 нче елга бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында  гариза белән чыкты.

Кичә КФУ ның IT-лицей базасында “Россия укучылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый дәүләт балалар яшүсмерләр оешмасы татарстан региональ бүлеге базасында форум булып узды.

Бүген ТРО РДШ республика форумы кысаларында активистлар конференциясе узачак. Алар Россия Укучылар Хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлегенең яңа җитәкчесен сайлаячаклар.

Хөрмәтле җир арендасы хуҗалары!

Җир һәм мөлкт мөнәсәбәтләре Палатасы хәбәр иткәнчә, 2017 нче елның 1 нче январеннан түләү реквизитларына үзгәрешләр кертелде: 316 111 050 131 00000 120 иде, 316 111 050 130 500 00 120 булды.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

19 нчы ноябрьдә 17 авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдумнар үтәчәк. Менә шул темага аерым бер утырыш булып узды.

ТР Конституциясенә - 25 ел

Югары Ослан районында республиканың төп документы Конституциянең законнарын һәм нигезен өйрәнүгә багышланган төрле чаралар оештырыла. 16 мәктәптә депутатлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында  парламент дәресләре узды. Аларда 330 кеше катнашты.

29 нчы октябрь Ленин комсомолының туган көне. 2018 нче елда яшьләр оешмасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар Макылы авыл китапханәсендә  бу уңайдан “Минем яшьлегем комсомол” исеме астында комсомол туган көнгә багышланган тарихи чара узды. Аны ике китапханә бергә әзерләде һәм алып барды. 5 нче сыйныф укучылары музей җитәкчеләре Тихонова Юлия белән комсомол төшенчәсе, аның тарихы, башкарган эшләре, орден, медальләре турында кызыклы мәгълүматлар алды. Аннан китапханәнең музей почмагында кулланудан чыккан әйберләр турында уен тәкъдим иттеләр. Анда киптергеч, логорифм линейкасы, җиңүчеләр лентасы, комсомол билеты, учет карточкасы  кебек атрибутлар кулланылышы турында сөйләргә кирәк иде.

30нчы октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең башлангыч һөнәри әзерләү үзәгендә тракторчы курслары оештырылды.

31 нче октябрьдә Татарстан Республикасында  көндез һәм төнлә секундына 15-20 метр тизлектә җил.

Югары Ослан районында республиканың төп документы Конституциянең законнарын һәм нигезен өйрәнүгә багышланган төрле чаралар оештырыла. 16 мәктәптә депутатлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында  парламент дәресләре узды. Аларда 330 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International