ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

17 нче октябрьдә Югары Ослан гимназиясендә Мәгарифне Үстерү Институтнда белемен күтәрергә килгән укытучылар өчен стажировка мәйданчыгы оештырылды.

ТР мәгариф министрлыгы республикакүләм “Нык гаилә – укучыларның социаль үсеш проблемалары тенденциясенең төп нигезе” дигән ата-аналар форумы кысаларында сорау--җавап формасы барлыгын хәбәр итә. Форум Казанда 28 нче октябрьдә узачак.

Бүген Югары Ослан финансистлары командасы Апас районында оештырылган семинарга 2018 нче елның консолидированный бюджетын тыңларга бардылар.

Хәзерге вакытта Вахит авыл җирлеге мөлкәтен дөрес файдалану буенча контроль – ревизия тикшерүе бара.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Сезне бердәм идентификация һәм аутентификация системасында регистрация үтәргә чакырабыз.

Авыл җирлекләре районның рәсми сайтында авыл хуҗалыгы, юлларны чистарту, суүткәргечләрне төзәтү, торак пунктларны төзекләндерү, чишмәләрне чистарту, контейнер мәйданчыкларын төзү, юлардагы капиталь ремонт турында хәбәрләр басылып тора.

16нчы октябрь көнне Мулланур Вахитов исемендәге авыл халкының җыены булып узды. Бу җыенда уздырылачак җирле референдумда 2018 елда халыктан үзара салым түләүне кертү  турындагы сорау каралды.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

26 нчы октябрьдә районның Үзәк китапханәсендә 13.30 сәгатьтә “Идел” республика яшьләр журналының баш редакторы Альбина Абсалямова белән очрашу булачак.

Югары Ослан Башкарма комитетының авыл хуҗалыгы һәм сәүдә идарәсе мәгълүматларына караганда, 2017 нче елның 1 нче октябренә кредит процентларын түләү өчен субсидияләр күчерелде. Алар федераль бюдңеттан 1,7 млн сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International