ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Волңанка” халык коллективы оешуга  15 ел тулу белән котлыйбыз!

24 нче апрельдән 1 нче майга кадәр район территориясендә полиция бүлегенә җинаять эшләре һәм тәртип бозулар турында турында 103 гариза керде. Алар арасында 7 җинаять  эшләнгән , аларның 2 се – ачылмаган.

Чит телләр өйрәнүне яңа баскычка күтәрү максатыннан Казанның 174 нче номерлы мәктәбендә мәктәп театр коллективлары фестивале булып узды. Безнең районнан бу конкурска Иннополис тагы лицей укучылары катнашты.

Районның яшьләр клубы белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре җинаять – административ законнарны балигъ булмаган балалар һәм яшьләр тарафыннан үтәлешен тикшереп тест эше үткәрделәр. Әлеге тестлар Россия МВД сы каршындагы иҗтимагый Үзәк һәм Мәскәү юридик университет хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 нчы майда сәгать 10.00 да Югары Осланның Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг була.

Әгәр ирле-хатынлы гаилә членнары күчемсез милек белән нотариаль рәвештә бер-берсенең  ризалыгын алмыйча бүлергә, я булмаса сатарга тели икән, бу сделка суд аркылы бәхәскә күчә ала, я булмаса бөтенләй законсыз дип санала. Монда сүз бергә яши башлагач алынган милек турында сүз бара.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары кырларда уҗымнарны тукландыру эшләрен тәмамлап киләләр.

29-30 апрель көннәрендә Казанның Сәдәш исемендәге культура йортында ” Апельсин төсендәге балачак” дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс булып узды. Анда районның баларар сәнгать йорты укучылары катнашты.

Югары Ослан мәктәбе укучыларының ата-аналар комитереспубликакүләм  “Дус класс серләре” дигән конкурста катнаштылар. Конкурсны оештыручылар – ТР Мәгариф Министрлыгы һәм “Милли ата-аналар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Республикакүләм “Ватанга хезмәт итәм!” дигән конкурсның йомгаклары ясалды. Анда сайлап алынган турда  Абдрахимова Аделина  (Югары Ослан мәктәбе), Байгазин Эмиль  (Матюшино мәктәбе), Макаров Степан һәм Сахров Альфат (Макыл мәктәбе), Нурмухаметова Алия (Введенка Бистәсе мәктәбе), Переведенцева З.А. (Шеланга мәктәбе) барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International