ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Ремонт бара торган объектларны бүген комиссия йөреп чыкты.

13 нче мартта ЖКХ, элемтә, энергетика бүлеге башлыгы Р.Монасыйпов Югары Осланда бара торган программаларның тормышка ашырылу хәле турында “Эшлекле дүшәмбе” дә сөйләде.

16 нчы мартта район башлыгы Марат Зиатдинов АО РПО «Таткоммунэнерго» белән хуҗалык эшчәнлеге буенча утырыш уздырачак.

Районның Үзәк китапханәсендә бүләк ителгән китаплардан төзелгән “Фантазия дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде. Анда төрле жанрлардагы материаллар куелган: эпик, романтик, тарихи, героик, юмористик.

Коррупция сүзе безнең тормышка тирәннән-тирәнрәк керә бара. Ул илнең экономик политикасын боза, дәүләт бюдңетын һәм милкен урлау белән билгеләнә.

13 нче мартта район китапханәләрендә калмык халык язучысыД.Н.Кугультиновның 95 яшьлек юбилеена багышланган “Бар дөнья миндә һәм анда мин өйдә кебек” дип исемләнгән акция башланды.

Яз. Урамда салкын яңгырлы һава торышы.

Вахит авыл җирлегенә керүче Бахча-Сарайда яшәүчеләр  һәм кайткан кунаклар куанычына авылда 50 урынга исәпләнгән культура йорты салына башлады.

2017 нче елның 17 нче мартында сәгать 10.00 да  район Советының чираттагы 21 нче сессиясе узачак.

Җомга көн, 17 нче мартта район культура йортында үзебезнең җирле композиторыбыз, ТР һәм РФ композиторлары Союзы члены, атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин белән очрашу булачак. Ул очрашуда композитор үз җырларын үзе дә башкарачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International