8 нче февральдә Яшел Үзән шәһәренең 11 нче номерлы балалар бакчасында ТР ның балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында “Ел тәрбиячесе – 2017” конкурсының зона этабы булып узды.
1 нче январьдан 29.12.2004 N 190-ФЗ чыккан “”Роосия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексы” на өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелде. Аның 51 нче маддәсендә шәхси йорт төзүгә рөхсәт бирә торган документларның исемлеге барлыкка килде.
Югары Ослан авыл җирлегендә бик актив рәвештә балалар иҗат йорты төзелеше бара. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов шул мәсьәләләр буенча уздырылган киңәшмәдә булып кайтты. Аның белән бергә ЖКХ башлыгы Р.Монасыйпов, Балалар сәнгать мәктәбе директоры О.Киреева, ООО «БарсЭлитСтрой» оешмасы вәкилләре, энергетика һәм проект төзү хезмәткәрләре дә катнашты.
Кыш. Урамда салкын тора. Аңа да карамастан, районда төрле объектлар төзелеше дәвам итә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыкларының №24с/х формасы буенча отчетларына караганда 2017 нче елның январенда 1848 өентнер ит җитештерелгән. Бу 2016 нчы ел күрсәткечләреннән 166 өентнерга кимрәк дигән сүз.
Бүген Югары Ослан мәктәбендә “Тәрбия өлкәсенең иң яхшы җитәкчесе” конкурсының муниципаль туры булып узды. ТР ның “Ел укытучысы” кысаларында мондый номинация беренче булып оештырыла. Конкурста 3 елдан артык тәрбия эшен җитәкләүче педагоглар катнашты. Алар үз тәрбия программаларын якладылар.
Ятим яисә караучысыз калган балаларга торак бирү мәсьәләсе 21.12.1996 N 159-ФЗ 2”Ятим яисә ата-анасыз калган балаларга торак бирүдә социаль гарантияләр” дип аталган Федераль Закон аларга торак бирү өчен нигез булып тора.
“Социаль ипотека”га гариза язган торак программасында торучы гражданнар игътибарына: үзегезнең шәхси кабинетыгызда персональ мәгълүматларны актуальләштерергә онытмагыз!
2017 нче елның 1 нче январеннан РФ ның 44 нче номерлы федераль законының 38 нче маддәсе 6 нчы бүлеге нигезендә контракт хезмәт алып баручылар югары белем белән бергә сатып алу өлкәсендә өстәмә профессиональ белемле дә булырга тиеш.
Бик күп хезмәт коллективларының мөрәҗәгатен исәпкә алып, Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне 4 көн буена (23, 24, 25,26 февральләр) бәйрәм ителә. 22 нче февраль кыска эш көне итеп игълан ителә.