ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2 нче сентябрьдән  4нче сентябрьга кадәр балалар сәламәтләндерү лагере "Чайка" базасында "Россия Федерациясе гражданнарын Патриотик тәрбияләү 2016-2020 елга”  кадәр "Ватанның  уллары” командасы ОБЖ укытучы-оештыручысы Василий Соляр җитәкчелегендә XVI Республика эзләнү отрядлары  фестивалендә катнашты.

Казанның Горкий исемендәге паркының ачык мәйданчыгында хәрби сәнгать ачык мәйданчыгында каратэ буенча рейтинг көрәшләре булып узды.

Районның балалар китапханәсе ”Китап уч төбендә” дигән Халыкара акциядә катнашты. Аның максаты: китап уку Программасын тормышка ашыру иде. Бу акциядә катнашучылар “Радуга”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре Наталья Крымова булды. Алар хәзерге заман әдәбиятыннан Остер, Усачёв, Савельева әсәрләре белән таныштылар.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

ОНФ активистлары мәктәп автобусларының норматив-хокук базасын тикшерделәр. Аларның маршрутлары белән кызыксындылар, юлларның хәле белән таныштылар, маршрутның озынлыгын карадылар.

Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Елена Поддубова һәм Аида Колезнева Югары Ослан урта мәктәбе һәм гимназиядә  авыр хәлдәге гаиләләрдә яшәүче балалар алдында профилактик әңгәмә алып бардылар. Аның темасы:  “ Үзеңне массакүләм урыннарда тоту, балалар травматизмы, шәхси әйберләреңне саклау кагыйдәләре”.

Авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыкларыннан алынган оператив сводкаларга караганда, бүгенге көндә уҗым культураларын чәчү 7902 гектарда инде эшләнгән.

3 нче сентябрьдә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернаты район китапханәсе белән берлектә Беслан вакыйгаларын искә алу әңгәмәсе уздырдылар.

Ел саен студентлар җәйге каникул вакытында стройотрядлар составында хезмәт белән шөгыльләнергә таралганнар: илнең төзелешләренә, Астраханьга – помидор җыярга, колхозларга – бәрәңге алырга... Күпләр өчен бу онытылмаслык күңелле чаклар булган: учак янындагы җырлар,  яңа дуслар, очрашулар, бәйрәмнәр...

Якшәмбе көнне Югары Ослан мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча чираттагы матч булып узды. 6 команда очрашырга тиеш булса да, бу көнне Югары Ослан һәм Куралово командалары гына ярышты. Югары Ослан 8:2 исәбе белән җиңде.

Казан 200 һәм 2000 меңлек купюрларның символлары конкурсында финалга узды. Инде финалда Казанны Казан Кремле һәм Казан Федераль Университеты яклаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International