Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.
Коронавирус йогышын кисәтү буенча оператив штаб утырышы беркетмәсе нигезендә, кирәк булганда, мәктәпләрдә белем бирү процессын вакытлыча дистанцион укыту формасына күчерергә тәкъдим ителде.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча район ведомствоара штабы утырышы үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенеп, киләсе шимбә, 28 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләрен юкка чыгару турында Карар кабул итте.
2020 елның 28 мартына фараз:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 27.03.2020 елгы 86 номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм гражданнар сәламәтлеге өчен хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген вакытлыча туктатырга.
2019 елда «Татавтодор» көче белән Каратун-Килди автоюлына реконструкция ясалды, чөнки юл тулысынча ватылды. 2 км 280 М. ераклыктагы эшләр 50 000 000 сум тәшкил итә. Шулай ук бу юл мәктәп маршрутына да керә, аның буенча Килди авылы балалары көн саен күрше Карагуҗа авылына мәктәпкә киләләр.
2020 елның 17 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районының 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә «Балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик һәм хокукый тәрбия бирү: хәзерге шартларда тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм проблемалары» темасына республика яшьләр конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге короновирус йогышын (2019-nCoV) тарату буенча чаралар күрү максатыннан гражданнарны шәхси кабул итүнең вакытлыча чикләнүе турында хәбәр итә.
26нчы мартта Борнаш авыл җирлеге территориясендә Каинки авылында Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин активист Маркин Олег белән очрашты.