ТРда 2019 елның 4 ноябрендә «гаилә архивын тапшыр»конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай фотографияләр яки видеодокументлар коллекциясен күрсәтү дә җитә. Конкурсны ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра.
Югары Ослан эчке эшләр бүлеге ветераннары белән очрашулар һәрвакыт җылы, күңелле шартларда уза.
Хөрмәтле авылдашлар! Авыл җирлеге территориясендә үзара салым кертү буенча Референдум 2017 елның 19 ноябрендә үтте. Аның нәтиҗәсендә күпчелек тавыш белән 2018 елда авыл җирлегендә яшәүче, җирле референдумда катнашу һәм алынган акчаларны Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә урнашкан зиратларны төзекләндерүгә җибәрү хокукына ия булган һәр кешедән 300 сум күләмендә үзара салым кертү турында карар кабул ителде.
Бүген, 11 ноябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
«Җиңү Дәресләре» дигән методик эшләнмәләрнең Халыкара конкурсы укучыларны патриотик тәрбияләү һәм укытуның яңа методикаларын һәм практикаларын эшләүгә, белем бирүнең эчтәлеген яңарту буенча иҗади эшчәнлекне үстерүгә, һөнәри осталыкны үстерүгә һәм бу юнәлештә эш тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
2019 елның 19-20 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Россия Ритейлы атналыгы» халыкара форумына – ваклап сату өлкәсендә төп вакыйгага багышланган «Нева ритейл көннәре» бизнес һәм хакимият форумы узачак.
Җомга көнне, 8 ноябрьдә, «Бердәм РОССИЯ»партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясе узды. Конференциядә партиянең Мәскәүдә узган Бөтенроссия съездына делегатлар сайланды һәм сәяси советның яңа әгъзасы сайланды.
2019 елның 19 ноябрендә сәгать 9 дан 12 гә кадәр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов белән берлектә Татарстан Республикасы Югары Ослан районы администрациясе бинасында гражданнарны кабул итәчәкләр.
2019 елгы пассажирлар навигациясе 11 ноябрьдән туктатыла. Аны Печищидан соңгы рейс япты.
2019 елның 9 ноябрендә Казан югары танк команда училищесы базасында «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлегенең V слеты узды.