Югары Ослан муниципаль районы Иҗтимагый советының икенче утырышы 7 августта яңа составта узды. Утырышны Совет рәисе Мильямил Сәгъдиев алып барды. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина катнашты.
07.08.2019 белем бирү оешмаларын яңа уку елына сыйфатлы оештыру һәм әзерләү һәм Югары Ослан муниципаль районы белем бирү оешмаларының әзерлеген тикшерү актларын рәсмиләштерү максатыннан, Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов җитәкчелегендә комиссия утырышы булды.
Бүген, 07.08.2019, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә, район территориясендә ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл форматында эшмәкәрләргә ярдәм итү Фонды, Роспотребнадзор территориаль органы, салым инспекциясе һәм Башкарма комитет вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Туган авылыгыз турында күптән сөйләргә, яраткан авылыгызның гореф-гадәтләре һәм матурлыгы белән уртаклашырга телисез икән, ТР ның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра.
Бүген «Яшүсмер – 2019» ведомствоара профилактик операциясенең өченче этабы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан җаваплы сәркатибе Юлия Горбачева, опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева составында Татар Борнашы, Түбән Ослан, Югары Ослан, Печище авылларында рейд үткәрелде.
Техника паркын яңарту максатында «Росагролизинг» лизинг компаниясе ике программа эшли башлый:
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, атказанган хезмәткәрләренең электрон фотоальбомын әзерләү эше башланды.
Гражданинның стандарт мәгълүматлары белән беррәттән электрон паспортка ИНН, СНИЛС һәм машина йөртү хокуклары да керә.
Югары Ослан муниципаль районында “Өмет уртавы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул иттеләр.
ТР буенча Росреестр идарәсендә «Урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.