ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Салым кодексының 400 статьясы, 408 статьясының 2 пункты  нигезләмәләре нигезендә физик затлар милкенә салым бары тик Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан салым органнарына тапшырылган хуҗалык корылмаларына гына салына яисә БТИ салым органнарына тәкъдим ителә.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы Владимир Потанинның Хәйрия фонды белән берлектә "Мәдәният учреждениеләренең максатчан капиталы фондын формалаштыру перспективалары" дигән семинар оештырды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.  Аның  максаты – авыл  территорияләрендә  милли  проектларны  гамәлгә ашыруга  анализ ясау  һәм  авылны  үстерүдә  яңа  алымнар  булдыру.   Проект бурычларына   авыл  территорияләрен  үстерүгә  тәэсир  итә  торган  милли  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының  үтәлешенә    мониторинг, авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  әзерләү һәм  җирле  халыкны  авыл  торак  пунктларын  үстерүгә  җәлеп  итү  керә.  

Югары Ослан муниципаль районы мәдәният учреждениеләре конкурсларда һәм ГРАНТларда актив катнашалар.  2019 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләкләү конкурсында җиңүчеләр бар.     

Югары Ослан муниципаль район Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР министры Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан кергән контроль хатларны үтәү буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көне ахырына кадәр һәм 2019 елның 24 июнендә кич белән Татарстан Республикасының көньяк районнарында яшен көтелә, урыны белән көчле яңгырлар, яңгыр, боз явуы, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә.


23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Район балалар китапханәсе Югары Ослан мәдәният һәм ял паркында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Безгә ул көнне онытырга ярамый" дип исемләнгән викторина үткәрде.

Мәдәният һәм ял паркында спорт чаралары гына түгел, интеллектуаль чаралар да үткәрү матур традициягә әверелеп бара.

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      

Югары Ослан муниципаль районы икенче ел Казан шәһәренең Аккош күле урман паркы зонасында Татар халык бәйрәме Сабантуйда катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International