9,11 нче сыйныфларда белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү кертелгәч, мәктәп алдына мәктәп укучыларының гына түгел, ә мәгариф процессында катнашучыларның да дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек бурычы куелды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен математика буенча БДИ тапшыру мәҗбүри шартларда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә планлаштырылган уку материалын үзләштерүне тәэмин итү кирәклеген исәпкә алып, дәресләрне әзерләү һәм үткәрүгә башка якын килергә туры килә. Бу максаттан ай саен Югары Ослан гимназиясе базасында профиль дәрәҗәсендәге математика буенча практикум оештырыла.
2019 елның 20 февралендә район үзәк китапханәсендә ир-атлар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Марш-бросок» дип исемләнгән хәрби – патриотик әдәбият күргәзмәсе-парады ачылды.
23 февраль көнне районда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Спорт фестивале» узды.
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Кичә, 2019 елның 21 февралендә, " Югары Ослан район үзәк хастаханәсе” дә 2018 елдагы эш йомгакларын ясадылар. Район үзәк хастаханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашында традицион йомгаклау медицина советы булды.
Хөрмәтле кунаклар һәм Югары Ослан халкы!
Сезне Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертына чакырабыз!!!".
Бүген муниципалитетның хисап сессиясендә Югары Ослан районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2019 нчы елның 21 нче февралендә район мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районы Советының «Югары Ослан муниципаль районының 2018 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 нчы елга бурычлар турында " отчет утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 22 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, юлларда кар көртләре көтелә.