ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернатында социаль ярдәм алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә яраталар. Бу чара “Сәламәтлек һәм озак яшәү юллары” проекты кысаларында уза. Картлар бигрәк тә кыш көне саф Һава сулауны кулай күрәләр.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 2019 нчы елның 29 нчы январена 42,2 тонна тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 3,5  тоннага кимрәк  дигән сүз.

Бүген, 29 нчы январьда, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс отчетларына караганда тулай продукөия 2018 нче елда 1 млрд 164 млн тәшкил итте.

Коралны ирекле тапшыру дигән сүз аларны үз ткеләгең белән хокук саклау органнарына хәбәр итү дигән сүз. Бу очракта үз исемеңне атамаска да мөмкин, коралның саклану урынын гына белдерергә кирәк. Андый физик затлар статьяларда каралган җинаять кылган өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

25-27 нче январт көннәрендә Биектауда республиканың иң көчле яшүсмерләре арасында гирҗ күтәрү буенча ТР беренчелеге булып узды. Анда тренер Игорҗ Осянин укучылары катнашты.

28 нче январҗда район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан Советы һәм Башкарма комитетның бүлек башлыклары белән утырыш үткәрде.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген“Бердәм Россия” сәяси партиясенең 27 нче Конференциясе булып узды.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Буген  район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә район Советының чираттагы 41 нче утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International