ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

ТР ның экономика Министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр конкурсы уздыра.

Суда коенучыларның күбесе сулыкларда исерткеч эчемлекләр эчеп батып үлә. Тагын көймәләр белән идарә итә белмәү һәм йөзә белмәү дә бик күп югалтуларга китерә.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2 нче августта Югары Осланда Николо – Ильинская чиркәве престолны  бәйрәм итте.

ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды социаль ипотекага чиратта торучы  164 гаиләне Свод Реестрына күчергән. Алар арасында Югары Осланнан да 3 гаилә бар. Бу гаиләләр 3 ел эчендә яңа торак алачаклар.

Муниципаль архивларның иң кыйммәтле документлары булып колхозларның гомер буена саклана торган дәүләт актлары санала.

3 нче августта ТР территориясендә көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 1 тәүлеккә 1 сыердан 47,3 тонна сөт савып алганнар. Бу уртача 1 сыердан 12 кг савып алынган дигән сүз.

ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнер” дигән республика конкурсы игълан ителде.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!

3 нче августта сәгать 19.00 да барыгызны да Культура һәм ял паркына Россия режиссерларының азметражлы фильмнарын карарга чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International