Барыгызны да Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм Россиядә яшәүче барлык халыкны берләштерә һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык өсти.
11 нче майда Казанның 179 нчы мәктәбендә “акыллылар” уенының финалы булып узды. Уенның төп темасы “Лев Толстой һәм Шиһабетдин Мәрҗәни елы”. Финалда 11 районнан 28 кеше катнашты.
Кирово китапханәсенә йөрүчеләр өчен “Мин сине яратам, Россия!” дигән китап почмагы барлыкка килде.
11 нче июньдә, Россия көне алдыннан, Коргуза авылында “ЭРОН” җәйге лагерена йөрүчеләр авыл җирлеге белән бергә авыл шагыйре Валентина Яковлевна Абызова белән очрашу оештырдылар.
Кичә район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов титәкчелегендә чираттагы Экономик Совет киңәшмәсе булып узды. Анда МУП Коргуза, МУП Шеланга, МУП Татарское Бурнашево, МУП Макулово һәм МУП Октябрьский.
Күренекле прозаик, драматург, ТР ның атказанган культура хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Фәнис Яруллинның юбилеена багышлар Республика яшүсмерләр китапханәсе “Мин тормышка гашыйк!” дигән конкурс үткәрде.
Бүген, 9 нчы июньдә, район башлыгы Марат ЗиатдиновЮгары Осланда төзелә торган бассейн дагы хәлләр белән кызыксынды.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда агымдагы елның 5 аена авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлек саны – 10438, шуның эчендә 3649 баш сыер баш тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 493 башка кимрәк дигән сүз.
Бу сорауны яңадан күтәрүнең сәбәбе – авыл җирлекләрендә акча тапшыручы кешеләрнең җыелган акчаларның нәрсәгә тотылуы мәсьәләсе кызыксындыруы. Кешеләр нәтиҗәләр белән кызыксынганда кайбер авыл җирлеге башлыклары утырыш вакытында төгәл җавап бирә алмады. Шуңа күрә алдагы референдум акчаларының да нәрсәгә тотылуы билгеле түгел.
Берничә подрядчиклар оешмасы Югары Ослан һәм авылларының юлларын төзәтү эшләре белән шөгыльләнә.