18 нче апрельдә “Чемпион” спорт комплексында 7-9 нчы сыйныф балалары өчен баскетбол ярышлары булып узды. Малайлар арасында - 10 мәктәп командасы, ә кызлар арасында 8 команда катнашты.
2017 нче елның октябрендә укучыларның хокукый культурасын күтәрү, иҗади эшчәнлеген арттыу максатыннан Парламент дәресләре уздырган иделәр.
24 нче апрельдә сәгать 15.00-19.00 аралыгында район гражданнарын СУ СК России ның Югары Осландагы җитәкчесе буенча Рунар Рафикович Шамсутдинов кабул итә.
Анда тирә-як табигать законнарын бозучылар турындагы сораулар күтәрелә.
Бүген безнең районда ТР хәрби комиссариатларының оешуына 100 ел тулуга багышланган чара узды. Яшь Совет Республикасын саклап калырга кирәк булган 1918 нче елгы бу дәүләт структурасы зур юл үтте. Ә вакыйгаларның үзәге булып Свияжск өязе, Югары Ослан военкоматы торды.
18 нче апрельдә ТР ның финанслау, казначей һәм налог органнарының 2018 нче елның 1 нче кварталының йомгаклары һәм алдагы бурычлары буенча консолидированный бюджетның үтәлеше турында видеокнференция булып узды.
Утырышта район башлыгы Марат Зиатдинов, «Татагролизинг- Агро» фирмасы директоры Илһам Валеев, РТ авыл хуҗалыгы Министрлыгы бүлеге башлыгы Гелюс Баязитов, Югары Ослан авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәшит Гобәйдуллин, Ростехнадзор башлыгы Дмитрий Сибгатуллин, агрофирма җитәкчеләре һәм катнашты.
2017 нче елда су тоту буенча РФ Хөкүмәте актларына үзгәртмәләр кертелде.
Казанның районара табигатьне саклау прокуратурасы табигать байлыкларын кулланучыларга су объектларын куллану өчен рөхсәт документлары хәзерләргә өнди.
13-14 апрельдә Чебоксар шәһәрендә “Инструмент Палитрасы” фестиваль-конкурсы булып узды.
15 нче апрельдә Казанда 3 нче республикакүләм “Баяным, уйна!” дигән баян-аккордеон конкурсы булып узды.