20-21 нче январьда традицион булган Ленинград блокадасы көннәренә багышланган “Истәлек маршы” дип аталган чара узды. Аның эшендә ветераннар советы, районның эзләнү отряды, Казанның 6 нчы номерлы гимназиясе эзтабарлвры, Казан Кремле нең Бөек Ватан сугышы музее директоры М.В.Черепанов катнашты.
Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.
22 нче январьда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көчле кар, 1000 метрдан да кимрәк күрем белән көчле буран, секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан җил, юлларда бозлавык һәм урыны белән кар өемнәре булуы көтелә.
19 нчы январьда район китапханәсендә 2018 нче елда билгеләп үтелә торган язучы-шагыйрьләрнең юбилей даталары күрсәтелгән даими күргәзмә барлыкка килде.
19 нчы январьда русларның хаҗ ману бәйрәме, яисә аллаһ тәгаләнең килеп китү бәйрәме уза. Бу турыдан-туры тәрҗемә итсәң суга кереп чыгу дигән төшенчәне аңлата. Бу серле генә кешене чиркүгә тартучы бик мөһим христиан процедурасы.
УЛАНОВО АВЫЛЫНДАГЫ Спасо-Преобраңенский чиркәве настоятеле отец Владимир бәйрәм литургиясе үткәрде.
Бу көнне кешеләр үзләренә еллык җылылык, шатлык, бәхет, мәрхәмәтлек алып калалар.
Бүген Югары Ослан гимназиясендә тәрбия эәләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды.
19 нчы январьда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова иҗтимагый оешма җитәкчеләре, спорт, мәгариф, культура бүлеге җитәкчеләре белән эшлекле утырыш уздырды. Сүз 2018 нче елда әлеге юнәлешләрдә массакүләм чараларны бергәләп уздыру турында барды.
18 нче январьда район кулҗтура йортында “Ел ханымы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнашучыларны хәзерләү булды. Конкурсантлар арасында шәхсән тормышта һәм эш урыннарында нәтиҗәләргә ирешкән талантлы һәм уңышлы район кешеләре җыелды. Оргкомитет алдында танеө, вокал, гаилә номерлары күрсәтелде.