19 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов тыл батыры, Бөек Ватан сугышы еллары баласы Никишина Мария Васильевнаганы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу көнне аның янына балалары, туганнары һәм якыннары да килде.
19 нчы январьда Казан ярминкәсендә муниципаль районнарның хатын-кыз депутатлары өчен укыту семинары булды. Аның темасы - ТР ның 2030 нчы елга кадәр социаль - экономик үсеше Стратегиясен тормышка ашыруда хатын-кыз депутатларының роле.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экология Министрлыгы, ТР табигатьне саклау һәм куллану федераль службасы Идарәсенең бердәм йомгаклау коллегиясе булып узды. Аның эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов, табигать ресурсларын саклау өлкәсендәге надзор буенча федераль служба җитәкчесе Артем Сидоров катнашты.
“Синең битләреңнән юбилейлар эзлим” дигән китап күргәзмәсе 19 нчы январьда башланып китте. Ул 2018 нче елның күренекле кешеләре эзеннән баруны дәвам итә.
18 нче январьда яшьләр клубында “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм профилактикасы” дигән форум булып узды.
18 нче январьда ТР ның тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе булып узды.
ТР ның дәүләт порталында 2018 нче елның 16 нчы январеннан архивка стаж һңм хезмәт хакы турындагы справка электрон рәвештә бирелә башлады.
Бүген христианнар Хаҗ ману бүйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне суның һәр төре чистартыла, изгеләнә. Шуңа күрә күп кеше бу көнне баштан суга чумып ала.
2017 нче елда Иннополис дәвалау-реабилитацион үзәге хезмәтеннән 12000 паөиент файдаланган. ТР ның информатизация һәм элемтә Министрлыгының пресс-службасы хәбәр иткәнчә, бу Үзәк халыкара сыйфат сертификатына ия булды.
18 нче январьда районның үзәк китапханәсендә яңа китапладан күргәзмә барлыкка килде.