ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый.
Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 9 нчы январьда, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

9 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулары белән кабул итте. Аңа Ямбулатово авылы кешесе эшкә урнаштыру проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Аңа район территориясендә эшкә урнашу мөмкинлеге турында аңлатма бирелде.

Район китапханәсендә 2018 нче елның беренче көннәреннән үк китап укырга яратучыларны  Эт елына багышланган “Якын дус белән ел буе” дигән стенд барлыкка килде.

Бүген районның “Чемпион” спорт комплексында мини-футбол ярышлары булып узды Анда Югары Ослан, гимназия, Печище, Октябрьский, Шеланга мәктәбе укучылары катнашты.

2017 нче ел мәгълүматларына караганда 2017 нче елда барлыгы 83 бала туган, аларның 40 ы – малай, 43 е - кыз.

 Балаларның каникулларын оештыр Программасы кысаларында кышкы каникуллар вакытында Югары Ослан балалары үз ялларын “Костер” сәламәтләндерү лагеренда үткәрде. Аларның саны 45 кә җитте.

Бүген, 9 нчы, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.

ТРның дәүләт хезмәтләре порталы яңа серсис тәкъдим итә. Хәзер квартира өчен техпаспортка заказ биреп була.


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Югары Осланда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, аның урнбасары Гөлия Камалетдинова, туризм сораулары өчен җаваплы кеше Г.Хәйретдинова җәяүле походка чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International