ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

10 нчы январьда районның үзәк китапханәсендә драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына  багышланган “Чың шагыйрь, драматург буларак та шагыйрь иде» дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде. Күргәзмәдә шагыйрь-драматургның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күп санлы әдәбият урын алган.


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 1 нче январена районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 173977 центнер сөт савып алынган. Бу күрсәткеч 2017 нче елга караганда 871 центнерга күбрәк дигән сүз.

Яңа “Электрон ярминкә” авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә үз продукциясен турыдан-туры кулланучыларга җиткерергә бик җайлы юнәлеш булып торачак. Монда товар сата торган мәйданнар, транспорт чыгымы, сатучыларга түләргә акча – барысының да кирәге калмаячак.

Бүген районның җир һәм мөлкәт Палатасында архив эшләрен алып бару буенча оештыру утырышы булып узды.

10-11 нче январь көннәрендә район башлыгы Марат Зиатдинов республиканың эре агрохолдинг җитәкчеләре өчен оештырылган “Сөт җитештерүне эффектив күтрү” темасына уздырылган укуда катнашты.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

5 нче февральдән 1 нче мартка кадәр авыл җирлекләрендә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район җитәкче органнары  катнашында “Авыл җирлекләре Башкарма комитетларының 2017 нче елдагы эшчәнлеге йомгаклары” темасына алык җыеннары үтәчәк.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары! Татарстан Бөтенроссия статусына ия булган сәламәт тормыш рәвеше саклауга юнәлдерелгән проектлар конкурсының 2 нче этабында җиңеп чыкты.

Югары Ослан районында 2018 нче елда “ТР торак пунктларында яктылык бирүне яңарту” дигән программа эшләячәк.

10 нчы январьда районның Үзәк китапханәсендә бик күп әдәби жанрлар авторы  А.Н.Толстойның 135 еллыгына багышланган “Кызыл граф” китап күргәзмәсе барлыкка килде. Аның әсәрләре арасында тарихи һәм социаль романнар, балалар өчен повестьлар һәм очерклар, фантастика һәм реализм бар.

Югары Ослан Советының гомуми бүлеге тарафыннан ел буе гражданнарны бердәм кабул итү көне турында статистик мәгълүматлар алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International