9 нчы июньдә Иннополис шәһәре үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шул исәптән 2,5 ярымга якын кеше "Innopolis 2 you" девизы астында бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм кунакларын РФ ның телекоммуникация министры Н.Никифоров котлады.
11нче июньдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.
12 нче июньдә РФ ның дәүләт бәйрәме.
9-11 нче июнь көннәрендә район башлыгы М.Зиатдинов Мәскәүдәге идарә итү мәктәбе СКОЛКОВО программасы буенча оештырылган “ТР да проект идарәсе моделе” дип исемләнгән курсларда катнаша. Бу чара һәр сезонда эшли торган Введенка Бистшәсе авылында урнашкан “Свияжск калкулыклары” курортында уза.
Югары Осланның Печищи авылына бара торган юлдагы Ял һәм культура пакркында подрядчиклар хоккей тартмасы эшлиләр.
Бүген Югары Ослан авыл җирлегендә “Россия триколор”ы акциясе узды. “Җиңү волонтерлары” активистлары үтеп баручы Югары Ослан кешеләренә россия триколоры төшкән ленталар таратып йөрделәр. Шуның белән халык Россия көне килеп җиткәнлеген исенә төшерде.
9 нчы июньдә балалар китапханәсендә Россия көненә багышлап “Россиянең өч бердәмлеге” дип аталган күргәзмә оештырылды.
13 нче июньдәТР ның Росреестр идарәсендә сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр “Бердәм “кайнар линия” көне үткәрелә. Ул күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт регистрациясе уздыргандагы сорауларга багышланган иде.
9-12 нче июль көннәркендә Печищи авылы территориясендәге Идел елгасы ярында“2017 нче ел музей регатасы”дигән тамаша чарасы узачак.
2017-2018 нче елга җылылык белән тәэмин итү эшен карарга мәгариф, культура, авыл җирлекләренә комиссия чыкты.