ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

2 нче майда “Бердәм Россия” политик партиясенең киңәйтелгән утырышында РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм Югары Ослан Совет органы Югары Ослан территориясендә партия проектларын тормышка ашыру һәм районның социаль-кономик, культура юнәлешләрен үстерү сораулары буенча 3 яклы килешүгә кул куелды.

Район Советының гомуми бүлеге регуляр рәвештә бердәм кабул итү көне йомгакларын ясый.

28 нче апрельдә Килди авыл җирлегендә тагын бер гомер юбилее булып узды. Бу көнне алтын туйларын тантаналы рәвештә Тәскирә Нотфулловна һәм Роберт Нуриевич билгеләп узды.
 

1 нче майдан районның архив бүлегендә капиталь ремонт башланды. Ремон документларны хәзерге заман таләпләренә туры китереп саклау өчен шартлар тудырачак. Республика программасы хисабына ТР ның һәр архив бүлеге югары технологияле учреждениегә әверелергә тиеш.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе балаларны гына түгел,  ә укытучылар, ата-аналарны да борчый. Ел агымында методистлар белем сыйфатын күтәрү һәм йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча бу барлык катлам белән тыгыз эш алып барды.

Ай саен район Советының гомуми бүлеге гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча йомгак ясый.

2017 нче елның 4 ае эчендә ЗАГС бүлегендә 30 яңа бала тууы регистрацияләнгән. Аларның 13 е – малайлар, 17 се – кызлар.

Бүген Геройлар паркында лаеклы хезмәте өчен орденнарга ия булган геройларга меориаль такталар ачалар.

ТР һәм Россия территориясендә 24-30 нчы апрель көннәрендә “Иммунизация буенча Европа атналыгы” уза.

Мәгариф үсеше буенча 2016-2020 нче елларга билгеләнгән федераль максатчан программа 2.3. чарасының “Авыл мәктәбе (шул исәптән агромәктәп, практиканы оештыру, АПК предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү) номинациясендә  бәйге комиссиясенең 26 апрельдә үткәрелгән  утырышының 3 нче номерлы беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасының  Югары Ослан муниципаль районының Матюшино гомуми белем бирү урта мәктәбе җиңүче дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International