ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булып узды.

2021 елның 2 февралендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясе үткәрелә.

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

9-19 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру»программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, район буенча тәүлеклек савым 42800 кг тәшкил итә, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 300 кг.га күбрәк.

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы алтынчы утырышы булды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Район хуҗалыкларында 2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Районда 2021 елның 28 гыйнварына физик авырлыкта 678 тонна минераль ашлама кайтарылган, шул исәптән 600 тонна катлаулы ашлама, бу 1 га мәйданда 11,3 кг д.в. тәшкил итә.

27 гыйнвар көнне Югары Осланның «Радуга» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе»республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын профилактикалау һәм киметү буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән үткәрелде.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы, Контур СКБ белән берлектә, «ваклап сатуда маркировкаланган кием-салым белән ничек эшләргә» темасына бушлай онлайн вебинар үткәрә, ул 2021 елның 29 гыйнварында 14:30 сәгатьтә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International