Тарихи справка

1552 нче елда Иван Грозный Казанны алганчыга кадәр Идел буйларында татарлар,чувашлар, мордвалар бик дус һәм татау яшәгәннәр.

 

“Киджеево” дип аталган хәзерге Килди авылы мордва авылы була. Авылда яшәүчеләр бик каты русларны авылга кертергә каршы чыгалар һәм шуңа үч итәрләр дип куркып, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарына күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

 

1535 нче елларда ташланган мордва җирләрендә рус авылы Кильдеево һәм булачак Федяево, Уланово авыллары үсеп чыга, ә руслар анда Рязань губерниясеннән күчеп килә һәм “рязанец” дигән кушамат йөртә.. Андагы җирләр һәм крестьяннар Свияжск уездының Троицко-Сергиевский монастырена кертелә.

 

1646 нчы елда Килдидә 218 ир кеше һәм 67 йорт исәпләнгән.

 

18 нче гасырда, Екатерина II нче идарә иткән чорда, крестьяннарны кыса башлыйлар, дворяннар алар белән бик каты мөгаләмәдә булалар, аларны кол итәләр, шуңа күрә дә авыл крестьяннары  Иделнең уң ягында барган Пугачев восстаниесендә бигрәк тә актив катнашалар.

 

1780 нче елдан башлап крестьяннар дәүләтнекенә әверелә. Килди авылында алар 359, Федяевода – 156, Улановода – 248, Харинода- 66 кеше санала.

 

1884 нче елда авылның чиркәү бинасында беренче мәктәп ачыла, ә 1905 нче елда мәктәп бик кечкенә итеп салынган үз бинасына күчә.

 

Улановадагы мәктәп 1898 нче елда ачылып, 1905 нче елда үзенең таш бинасына күчә.. Коллективлашу елларында Килди авыл Советы территориясендә колхозлар оеша: Кильдеево-«Заречный»; Уланово-«Красный колос»; Федяево-«Заветы Ильича»; Харино-«имени Ворошилова»; Зарубиха-«Красное знамя».

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International