Тарихи справка

Борнаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге территориясе чикләренең картографик схемасы.

 

“Борнаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең мәйданы – 9713 га.
Борнаш авыл җирлеге Яшел Үзән муниципаль районы  һәм Югары Ослан муниципаль районының Введенка Бистәсе, Куралово, Макыл, Соболевское авыл җирлекләре белән чиктәш.

 

Авыл җирлегенең килеп чыгышы.

 

Борнаш авыл советы 1918 нчы елда барлыкка килә, ә башкарма комитеты 1933 нче елда оеша. Аның составына 5 торак пункты кергән: Татар Борнашы, Юматово, Савино, Гавриловка, Яшел алан авыллары.

 

1979 нчы елда “Новая жизнь” совхозы оешканда авыл советы чикләре бозыла. Аның составына Ломовка, Каинки авыллары да керә башлый. Савино авылы Введенка Бистәсе авыл советына карый башлый.

 

Югары Ослан районы территориясенең аеруча табигый сакланучылары.

 

Свияга елгасы – табигатьнең гидрологик һәйкәле. Аның озынлыгы 370 км га якын. Аның ярлары бик уңдырышлы, яр кырыйларында җиләклекләр җәелеп киткән.

 

Сулица (Сөлчә) елгасы да Свиягадан калышмый, озынлыгы 61 км, суы азрак. Үзенең составыбуенча бик зур фәнни кызыксыну уята. Сулица елгасы ярларыннан 1,4 км да Юматово авылы урнашкан “Карстовое озеро” ның тирәнлеге 5,15 м., ә мәйданы – 0,5 га.

 

Районда бик күп төрле кошлар һәм җәнлекләр яши. Урманында – ак куян,, бурсык, норка, бүре, кара кош, бобер, ондатра, крыса яши.

 

Борнаш авыл җирлеге аша Казан-Мәскәү федераль автомобиль трассасы уза.

 

Свияга ярының текә биек тавы башында


Ризоположения Господнего чиркәвенең силуэты күренеп тора. Ул Соболевское пристане ягына йөзүчеләргә билгеле бер ориентир булып тора.

 
Билгеле булганча, дворянин  И.М.Аничкинасоның иптәшләре белән язмаларында 1947-1951 нче елларда Тихое Плесо дигән авыл булган. Бу вак авыллар Свияжско-Богородице-Успенский монастыре вотчинасына кергәннәр. Ул чакта ук Тихий Плес авылында Ризоположения Господнего дип аталган агач чиркәү була, аның 4 колоколының берсе 6 пот авырлыкта булган. 1877 нче елда  Казан губерниясе идарәсе бүлегенең төзелеш проекты буенча яңа кирпеч чиркәү сала башлыйлар, аны 1882 нче елда төзеп бетерәләр.

 

Татар Борнашы авылында 1743 нче елда салынган һәм 1878 нче елда үзгәртелгән 2 яруслы агач Архангель Михаил чиркәве сакланган (хәзер дә саклана).

 

Иске татар авылы 16 нчы гасырга кадәр яшәп килә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International