Тарихи справка

1. Макыл авыл җирлеге территориясе чикләренең картографик чагылышы

 Мәйданы: 7619,3 мең гектар. Авыл чикләрен көнчыгыштан - Килди, көньяктан – Яңа рус Мәмәтхуҗасы, төньяктан – Соболевское, көнбатыштан Куралово авыллары әйләндереп алган.

Авыл җирлегенең үзәге – Рус Макылы авылы.

 Район үзәгеннән 27 км. да урнашкан.


 2. Югары Ослан районы һәм Макыл авыл җирлегенең барлыкка килү тарихы

 Югары Ослан районы 1931 нче елда Свияжск кантонын административ-территориаль яктан бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килә, аңа кадәр ул Казан губернасының Свияжск уездына керә.

16 нчы гасырның беренче яртысында район Казан ханлыгы составына керә.Ханлыкның күбрәк өлеше Иделнең сул ягына урнашкан була, ә уң ягында административ берәмлек – тау ягы калкып тора.

16 нчы гасырның урталарында бер тирәдәге Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзәннең уң яры кешеләр белән бик куе яулап алына. Казан ханлыгы чорында җирбиләүчелекнең нинди формалары булса, шуларның һәрберсе эшкә җибәрелгән була.

 1553 нче елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: сул як яр һәм болынлыклар Казан уездына, ә тау ягы Чабаксар һәм Свияжск уездына керәләр. Шул килеш алар18 нче гасырның 20 нче елларына кадәр торалар. Аларга Чуваш республикасының Козловский районы, Апас һәм Кайбыч районнары да кушылып китә.

Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм.

Югары Ослан районы территориясендә 17 нче гасыр уртасында алынган халык исәбен барлау китабында мондый авыллар булган: ( см. рус вариант).

 1775-1780 нче елларда яңа административ-территориаль реформа булып уза. 12 уезддан торган Казан губернасы оеша. Югары Ослан территориясе элеккечә Свияжск уездына карый. Екатерина II тарафыннан мондый бүлешү 1920 нче елга кадәр яшәп килә.

Югары Ослан районы Идел һәм Зөя елгалары кушылган җирдә урнашкан.

1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.

 Урындагы власть авыл территориясендәге дәүләт власте статусын йөртә. Ул мәдәни, икътисадый, хуҗалык, төзелеш эшләрен җитәкли, үзенә буйсынган идарә органнарының эшчәнлеген контрольдә тота, авыл җирлегендәге тәртипне оештыра. Ә авыл Советлары һәрбер торак пунктының үзендә булда, Сеитово авылында да. Аның башлыгы булып 1932-1941 нче елларда Маслов Владимир Петрович, ә 1941-1962 нче еллардаМәскәү шәһәрендә узган 1 нче колхозчылар сүездында катнашучы Носова Анастасия Михайловна тора. Ул 8 ел буе ТАССР ның Югары Советы депутаты булып сайланган кеше.

Аннан соң Сеитово авыл Советы Макыл авыл Советы белән кушыла, 1992 нче елда аларга Клянчино авыл Советы да килеп кушыла. Бу еллар эчендә авы советы башкарма комитетын бик күпләргә җитәкләргә туры килә. Хәзерге вакытта авыл җирлеге башлыгы булып Нуруллин Рашат Галимҗан улы эшли.

Макыл авыл җирлегенең аеруча сакланыла торган җирләре.

Сөлчә елгасы – гидрологик һәйкәл булып тора. Аның озынлыгы 61 км. , ә суы сай. Ул фәнни кызыксыну уята.

 Зоология станөиясе территориясе илдә иң картлардан санала. Ул 1916 нчы елда ук булган. Ул бик сирәк очрый торган үсемлекләр булган җирдә урнашкан.

 Киң яфраклы агачлардан безнең территориядә имән урманнары өстен тора. Шулай ук юкә, усак, каен, гөлйәзем агачлары да бик күп.

 Урманнарында ак куяннар, бурсык,бүре, төлке, суслыклар күп.

Соңгы яңарту: 2012 елның 31 октябре, 16:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International