Районның 90 яшьлек юбилее белән котлау

Хөрмәтле якташлар һәм район кунаклары!

Эх, Ослан, син Осланым!
Сиңа ничек мин гашыйк…

Кайда гына йөрсәң дә, язмыш нинди генә гаҗәеп якты урыннарга ташласа да, туган як дөньядагы бөтен матурлыкларга караганда да гүзәлрәк, якынрак һәм яхшырак булып йөрәккә кереп урнашкан икәнен аңлыйсың. 
Ватанга мәхәббәт бездә туган көннән бирле яши, авыр минутларда ярдәм итә, күңелдә өмет һәм илһам кабыза.
2021 нче елда Югары Ослан районы үзенең юбилеен билгеләп үтә. 90 ел элек, 1931 елның октябрендә, район үзәгенең Зөя утравыннан ерак урнашуы сәбәпле, Татарстан АССР Совнаркомы Свияжск районын бетерү һәм аның территориясендә Югары Ослан һәм Тинки районнары оештыру турында карар кабул итә. Бу көннән башлап Югары Ослан районы мөстәкыйль, ә Югары Ослан - аның үзәге булып билгеләнә.
Безнең төбәк урманнарга, болыннарга, басу-кырларга бай. Урманнарда төрле кошлар, елгаларда һәм күлләрдә - балык, урманнарда – төрле гөмбә, җиләк-җимеш. Елга - үзәннәре, күпсанлы чокырлар һәм сазлыкларга бай искиткеч рельеф ерактан ук күзгә ташлана. Район күптәннән шәһәр кешеләренең иң яраткан урынына әверелде.
 Югары Осланның бай мәдәни, рухи, тарихи һәм табигый мирасы бар. Ул - төрле милләт вәкилләренең язмышын, холкын һәм мәнфәгатьләрен тулысынча берләштерүче уртак йортыбыз.
Без үз туган җиребез белән горурланабыз!  Югары Осланның алга таба да чәчәк атуын һәм иминлеген тәэмин итү өчен без үз хезмәтебезне, талантыбызны, күңел җылысын киләчәк буыннарга багышлыйбыз.
Районыбызның юбилеен бәйрәм итү зур иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси вакыйгага әверелергә тиеш. Шуңа күрә юбилей чаралары ел дәвамында районның барлык почмакларында массакүләм көч туплап үткәреләчәк.
Кадерле дуслар!
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан барыгызга да иң җылы котлауларымны һәм изге теләкләремне юллыйм!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

Соңгы яңарту: 2021 елның 14 гыйнвары, 17:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International