ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 1 нче кварталында Югары Ослан районында 27 бала дөньяга килгән. Аларрның 14 е – малай, 13 е – кыз балалар.

Елның иң төт йомгагы – ул республика программаларын үтәү генә түгел, ә төрле дәрәҗәдәге депутатларның бер максатка юнәлтелгән эшчәнлеге дә.

Бүген “Чемпион” спорт комплексында районның 9 нчы сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы ГТО нормаларын тапшыру узды.

Бүген районның китапханә хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында Халыкара балалар китабы көненә багышлангвн “Г.Х Андерсен әдәби дөньясында” исемле  әкият викторинасы уздырдылар.

Җомга көнне  Югары Ослан гимназиясендә “Без бергә” исемле балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы булып узды.

ТР Мәгариф Министрлыгының № под – 1569/17 номерлы   № под – 1569/17 әгариф системасы җитәкчеләренең профессиональ үсеше” исемле приказы нигезендә 2-14 апрель көннәрендә ТР ның мәгарифне үстерү институтында  районның балалар бакчалары җитәкчеләрен укыталар.

5 нче апрельдә Югары Осланның Гостехнадзор бүлегендә гражданнарны кабул итү булачак. Вакыты: сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр.

Бүгенге көндә республика территориясендәге 4 юнәлештәге  боз аша автомобиль юллары ябылды.

27 нче мартта Арча шәһәрендә Тукайның 132 еллыгына багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» бклалар иҗат конкурсы узды.

26-27 нче март көннәрендә Чүпрәле районында  Созвездие – Йолдызлык-2018» конкурсының Зона этабы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International