Таләп: эшкә яңача якын килү

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Коргуза урта мәктәбендә “Татар телен өйрәтүгә хәзерге заман таләпләре” дигән темага семинар булып узды.

Һәркемгә мәгүлүм: узган уку елыннан башлап республикада дәүләт телләрен өйрәнүгә игүтибар артты. Бу – сәяси проблема. Аны чишүгә ТР җәмәгатҗчелеге, ата – аналар, укытучыларның мөнәсәбәте төрлечә.

Шуңа күрә район укытучыларын җыеп, алар белән бергә практик дәресләр, мастер – класслар, класстан тыш чаралар карап, үзебезнең методик һәм профессионал үсешне билгеләргә кирәк иде. Без дөрес юлдасмы? Алга таба игүтибарны нәрсәгә юнәлтергә? Үзебезнең бүгенге хәлне ныгыту нәрсәдән тора?  менә шул сорауларга җавап эзләдек без семинар вакытында.

Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Г.И.Дәүләтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International