Муниципаль хезмәткәрләрне диспансерлаштыру

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Закон нормалары нигезендә барлык муниципаль хезмәткәрләр ел саен диспансерлаштыру үтәргә тиеш.

 Ел саен диспансерлаштыруны узу графигы раслана. Хезмәткәрләр диспансеризациядән баш тартырга хокуклы түгел, чөнки аның нәтиҗәләренә алга таба эш бәйле: хезмәт үтүгә комачаулаучы авыруларны ачыклаганда, хезмәткәрләр белән контракт өзелергә мөмкин.

 Диспансерлаштыру үз  эченә профилактик медицина тикшерүен  һәм сәламәтлек торышын бәяләү  максатларында үткәрелә торган  Тикшерүләрнең өстәмә методларын  алган чаралар комплексы булып  тора. Медицина тикшерүе хезмәтләрен күрсәтүгә килешү Югары Ослан үзәк район хастаханәсе белән төзелде һәм кичә Совет аппараты һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре диспансеризацияне үзәкләштереп үттеләр һәм муниципаль хезмәт үтүгә яраклы булуларын расладылар. Һәркем табиб бәяләмәсе һәм сәламәтлек паспорты алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International