ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның музей язы акциясе кысаларында Туган якны өйрәнү музеенда бик күп чаралар уза.

Бүген Югары Ослан районының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Язгы мәрхәмәт атналыгы кысаларында 24 нче апрель көнне Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен китапханәдә балалар язучысы Ю.М.Дружковның 90 еллыгына багышланган әдәби сәяхәт булып узды.

25 нче апрельдә районның торак-коммуналь хуҗалык белгечләре һәм дәүләт торак фонды вәкиле Х.К.Хәмидуллин катнашында эшлекле утырыш булып узды.

24 нче апрельдә Югары Ослан гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы булып узды. Анда быел 173 укучы катнашты.

28 нче апрельдә Югары Ослан район Советының 22 нче Совет утырышы булачак.

Бүген, 25 нче апрельдә, район башлыгы Марат Зиватдинов ТР Министрлар Кабинетында узган “Дәүләт алдында куелган бурычларның үтәлеше” дигән темага утырышта катнашты.  Аның рәисе Премьер-министр Алексей Песошин булды. 

Һава торышы шартларына карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларда эшне алып баралар.

Югары Ослан Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннане, министрлык һәм ведомстволардан килгән хатларга анализ ясыйлар. Ә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр аерым контрольдә.

Кадерле Югары Ослан халкы!

Сезне Ветераннархалык хорының 15 еллык юбилей концертына чакырабыз. Концерт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International