ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

Һәр укытучы үз предметына төрлечә якын килә. Ә тарих укытучылары алдында һаман үзгәреп торган дәүләт тарихы. Кайвакыт дөрес эшлимме икән дигән уйлар да керә башка. Шуңа күрә кабат тарихчылар Вахит мәктәбендә тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

2017 нче елда “Дустанә поликлинника: Татарстан стандарты” дигән республика проектына старт бирелде.

Иннополис мәктәбе – тулы көн мәктәбе. Укыту программасыннан тыш монда укучылар иҗади юнәлештә үстерелә, дисциплиналарны тирәнтен өйрәнәләр. Монда укучының шәхси үсеш траекториясен билгелиләр.

26 нчы апрельдә  Кама Тамагы районында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр советының “Бизнес һәм хәкәмият: ачык сөйләшү” дигән темага зона утырышы булып узды.

“ТР Конституциясе: тарихка 25 яшь” дип исемләнгән парламент дәресе кысаларында ТР Мәгариф министры приказы нигезендә “Мәктәп проектлары” конкурсы призеры булып Олы Мәми мәктәбе укучылары Косарев Данила, Мукаева Александра, Тугеева Ангелина велотуризм проектлары белән җиңеп чыкты.

Кичә “Яшьләрнең республикакүләм инновацион һәм профилактик программалар” үзәгендә “Социаль проектны эшләү технологиясе” дигән укыту семинары булып узды. Анда безнең район балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты.

26 нчы апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына ТР Президентының котлау открыткасын һәс бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль яклау  бүлеге башлыгы Ирина Алеева, авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков делегациясе тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International