“Йолдызлык” тәмам!

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Менә “Йолдызлык” дип аталган республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең юбилей елы да тәмам.

Бу ел Югары Ослан конкурсантлары өчен бик тә уңышлы ухды. Аларның 5 се “УНИКС” концерт залында узган ярымфиналга уздылар. Аның нәтиҗәләре буенча 4 се Дипломант исеменә лаек булды, ә Полина Анохина Лауреат исемен алып кайтты. Менә бу яшь талантларыбызның Бөек Җиңүгә багышланган зур бүләге дә инде!

Сәләтле балаларыбыз елдан-ел күбрәк ачыклана, киләсе елларда тагын да яңа йолдызлар кабыныр дип өметләнеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International