Югары Ослан гимназиясе башлангыч сыйныф укытучыларының "мәктәп дәресе-анфас һәм профиль"дигән темага ел саен үткәрелә торган проблемалы-методик семинарын оештырды.
»Герой мирасы« - татар шагыйре Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелүгә 65 ел тулуга багышланган "Моабит дәфтәрләре" дип аталган китап күргәзмәсе әнә шулай атала.
Хөрмәтле Югары Ослан районының Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2022 елда 30 яшькә кадәр булган яшьләрне эшкә алган компанияләр наймга субсидия бирү программасы кысаларында дәүләт ярдәмен ала алачак.
Югары Ослан урта мәктәбендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру: Проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына зона семинары узды.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә сырхауханә һәм табиб амбулаторияләренең эше оештырылачак:
2 май һәм 8 май көннәрендә 8.00 дән 15.42 кә кадәр кабул итү булачак:
26 нчы апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Ямбулат авыл мәдәният йорты базасында Крестниково авылында Геройлар Паркын ачу тантанасына багышланган күчмә киңәшмә булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды.
**Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кирәк:
Җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты
Таләпләр: югары белем. Белеме буенча белгечлеге-Агрономия.