ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

19 нчы майда Коргуза мәктәбенең туризм түгәрәгенә йөрүче 11 укучысы үзләренең өстәмә белем бирү педагогы Сәләхетдинов Максим Маратович һәм мәктәп директоры Гаврилин А.Н. белән 1 көнлек походка чыктылар.

РФ ның Генераль Прокуратурасы яшьләр арасында “Коррупциягә каршы – бергә!” дигән  социаль реклама конкурсы игълан итә. Дәүләтара коррупциягә каршы төзелгән килешүгә 6 дәүләт кул куйган: Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таджикистан.

26 нчы майда Казанның Петербургская урамы, 28 нче йортында урнашкан эшмәкәрләр йортында “Эшмәкәрләр өчен Бизнес-уикенд” ы узачак. Аның максаты – регионда яшәүче эшмәкәрләрнең эшчәнлеген популярлаштыру һәм бизнесны үстерү юлына чыгару.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре районның “Яшьләр гвардиясе” белән бергә “ТЕРРОРИЗМГА – ЮК!” дигән акция үткәрделәр.

21 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов  ТР Президенты катнашында узган Иннополис шәһәрендәге  5G тәҗрибә зонасы ачылышында катнашты.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

“Эшлекле дүшәмбе” утырышы Росреестрның яңа башлыгы Д.Вәлиуллин белән таныштыру һәм аңа  уңышлар теләүдән башланып китте.

Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.

 

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Спорт туризмы Иннополис лицее укучыларын бик кызыксындыру сәбәпле, 18 нче майда әлеге мәйданчыкгның стажировка мәйданчыгы тагын оештырылды.

Казанның “Олимп” спорт базасында 8 нче мәртәбә “Өченче яшь”  буыны үзләрен сынап карарга җыелды. Бу ветераннар ярышларына безнең районнан Петр Ильин, Петр Баранов, Кәрим Гайнуллин, Геннадий Матросов , Флюра Мусина, Галина Седова барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International