ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2018 ел
шимбә

Урыннарда үзара салым акчаларын түләү дәвам итә. 3 нче март күрсәткечләренә караганда авыл җирлекләреннән 1 млн 480 мең акча кергән. Бу 37, 3 % тәшкил итә. Лидерлар рәтендә Килди, Соболевское, Вахитово авыл җирлекләре кала бирә.

4 нче мартта кич белән һәм төнлә Татарстанда урыны белән  температура – 25, - 28 градуска кадәр төшәчәк, көньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә көчле җил.


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген Югары Ослан районы актлар залында терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы уөтырышы булып узды.

 

1 нче мартта район культура йортында еллык гражданнар җыены булды.

2018 нче елдан БДИ материалларын экзамен вакытында кабинетта сканер аша чыгарачаклар.

Дачада үз шәхси хуҗалыгын җәелдереп җибәргән бакчачылар  алдагыча шәхси милекне гади тәртиптә рәсмиләштерә ала. Дача амнистиясе әле 2020 нче елның 1 нче мартына кадәр дәвам итәчәк.

Бүген “Радуга” балалар бакчасында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  8 нче мартка әниләргә чәчәк бәйләме бүләк итү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

3 нче мартта иртә белән һәм төнлә Татарстанда урыны белән  температура – 26, - 31 градуска кадәр төшәчәк, көньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә көчле җил.

Югары Ослан гимназиясендә чыгарылыш класс укучылары математикадан ЕГЭ биреп карадылар.

Октябрьский мәктәбендә узган Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинарында район укытучылары ФГОС ка кчкәндәге тарих-культура стандартының ничек үзгәрүе аны өйрәнүдә яңа алымнар турында сүз алып  барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International