ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Район культура учреждениеләре системасының Макыл өлешендә яшь сайлаучылар өчен “Закон һәр кеше учен бер” дигән норматив – хокукый документларны эченә аган күргәзмә барлыкка килде.

Хөрмәтле налог түләүчеләр!

Сезнең игътибарыгызны физик затлар тарафыннан налог льготалары һәм документларны җиткерү буенча гариза язуга  юнәлтәбез:

Татар Борнашы мәктәбендә фән эшлеклеләре Васильевларга багышланган 2 нче ачык зонаара конференция уздырылды. Анда Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары укучылары катнашты. 5 секция арасында “Филология”, “Туган якны өйрәнү”, “Математика”, “Табигать белеме”, “Югары Осланның күренекле кешеләре” дигән секцияләр эшләде.

Куралово авылының крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Вера Сорокина ТР Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан ”Тырыш хезмәте өчен” дигән медаль кабул итеп алды. Бу бүләкне хезмәт алдынгыларына ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы коллегиясендә өләштеләр.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Матюшино урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә 16-18 февральдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабыннан җиңеп кайттылар.

18 нче мартта Россия Президентын сайлалар. Бу темага багышлап Үзәк китапханәдә ”Сайлау вакыты” дигән күргәзмә оештырылды.

Язгы чәчү эшләренә керешү өчен беренче чиратта  югары сыйфатлы орлыклар кирәк. Бүгенге көндә предприятиеләрдә орлыкларны колибровкалыйлар.

Районның 16 авылында референдум карары буенча үзара салым акчаларын җыю буенча эш дәвам итә.

Бүген тәтештә “Педагог – организатор ОБҢ конкурсының зона этабы булып узды. Безнең районнан анда Иннополис лицееның тормыш иминлеген саклау  укытучысы Рәхимов Алишер Рөстәмович катнашты. Нәтиҗәләр буенча ул беренче урынга чыкты. Алга таба бу бик оста һәм талантлы укытучыны конкурсның республика этабы көтә.

Бүген, 20 нче февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International