ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

19 нчы январьда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне барлык су чистартыла дип санала. Шуңа күрә күп халык чистартылган суда коенуны кирәк дип саный.

Бу утырыш авыл җирлеге башлыклары белән мөлкәтне инвентаризацияләү буенча узды. Аның эшендә ТР ның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев, ТР БТИ директоры Лена Хәмзина , район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.

Бүген район башлыгы Марат “Эшлекле дүшәмбе Зиатдино вҗитәкчелегендә” булып узды.

13 нче январьда безнең районда мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды. Анда 8 команда катнашты: Югары Ослан, Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Кайбыч районнары.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Татарстан территориясендә 16 нчы январьда төнлә һәм көндез  болытлы аязучан һава көтелә. Урыны белән аз гына кар, томан, бозлавык секундына 3-5 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан җил.

Кыш көнне традиция буенча күчемсез милек белән эш итү базары җанлана.

Бүген, 15 нче январьда район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләрен белән оператив киңәшмә уздырдыю

Иске яңа ел алдыннан яшьләр клубында Шахмат буенча район беренчелеге булып узды.


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Прохоров Павел Григорьевичны Мәйданда онытмыйлар. Бик юаш, эшчән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Бик гади генә тормыш иткән, бервакыттада мактанмаган, уңышлары белән масаймаган. Сугыш турында сөйләгәндә дә тыныч кына эш турында сөйләгән кебек кенә сүз алып барган. Чөнки ул үзенең мәйданы, туганнары һәм гаиләсе өчен көрәшкән. Өйләрендәгеләр аның  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен белгәннәр, ә орден иясенә 2018 нче елда гына Иске яңа ел алдыннан килеп ирешкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International