Иске Яңа ел алдыннан Мәйдан авылы пенсионерлары клубка җыелды. 13 нче январь көнне чыршы янындагы мәйданда культура хезмәткәрләре программа хәзерлде.
13 нче январьда район китапханәсендә Россия басма көненә багышланган күргәзмә-реклама барлыкка килде. Бу көн күптәнге тарихи вакыйгалар белән бәйле. Ул 1703 нче елның 2 нче январенда беренче басма гәҗит чыкканелларга һәм император Петр 1 нче заманнарыа килеп тоташа. Бүгенге телевизор һәм интернет заманында да халык күп яңалыкларны әле газета һәм җурнал битдәреннән укый.
Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре белән оператив киңәшмә уздырды.
2017 нче елның 19 нчы ноябрендә узган референдумнар нәтиҗәсендә 17 авыл җирлегендә үзара салым кертү каралды. Һәр авылда җыелган акчаларның суммасы һәм нәрсә өчен тотыласы, льготалы гаиләләр күрсәтелгән списоклар бар. Акчаларны җыю срогы – 1 нче апрельгә кадәр.
12 нче январьда район китапханәсендә Бөтендөнья РӘХМӘТ әйтү көнендә “Мәрхәмәтлек эшләргә онытмагыз!” дигән күргәзмә ачылды.
2017нче елда ТР хөкүмәте үзенең бакчачылыкка ярдәм кулы сузуын 2018 нче елда да дәвам итәчәк.
2017 нче елның 31 нче декабрендә РФ Торак Кодексының яңа редакциясе чыкты. Закон чыгаручылар күпквартиралы йортта торучыларның гомумҗыелышларының яңа хокукларын (20.12.2017 N 416-ФЗ) киңәйтте.
Югары Ослан Башкарма комитетына 2017 елда 2110 граңданнар мөрәҗәгате кергән. 2016 нчы елда ул күрсәткеч – 3090 булган. Аның азаюы Югары Ослан күпфункөияле Үзәк эше белән бәйле. Гражданнар бигрәк тә җир бүлеп бирү сораулары белән кызыксына.
2017 нче ел эчендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре алган бозаулар саны – 4454 баш тәшкил итә. Бу 2017 нчы елга караганда 192 башка кимрәк дигән сүз.
Районның архив бүлеге муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренең һәм оешмаларның исенә төшерә:
- 2017 нче елның эш кәгазьләрен алып бару тәмамлану сәбәпле даими саклануга буйсынучы идарә итү документларын сайлап алып, системага салырга һәм архивка тапшырырга;