ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгының 24 нче номерлы отчет формасана караганда районда 2018 нче елның 1 нче январена эре мөгезле терлек саны 11057 баш тәшкил итә. Бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 364 башка кимрәк дигән сүз.

Бүген гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары интернаттагы Горшкова Галина Ивановна янына килделәр.

Елдан-ел райнда яңа төзелешләр, биналарны ремонтлау, булганнарын үзгәртеп кору эше активлаша бара. Бу өлкәдә безнең район эрерәк районнар арасында да лидерлык позициясендә тора.

Кичә “Чемпион” спорт комплексында мини-фтбол буенча мәгариф учреждениеләре арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда 9 команда катнашты: МБОУ “Макуловская СОШ”, МБОУ “Шеланговская СОШ”, МБОУ “Набережно-Морквашская СОШ”, МБОУ “Нижнеуслонская ООШ”, МБОУ “Коргузинская СОШ”, МБОУ “Верхнеуслонская СОШ”, МБОУ “Верхнеуслонская гимназия”, МБОУ “Октябрьская СОШ”, ГАОУ “Школа Иннополис”.

10 нчы январьда районның үзәк китапханәсендә драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына  багышланган “Чың шагыйрь, драматург буларак та шагыйрь иде» дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде. Күргәзмәдә шагыйрь-драматургның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күп санлы әдәбият урын алган.


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 1 нче январена районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 173977 центнер сөт савып алынган. Бу күрсәткеч 2017 нче елга караганда 871 центнерга күбрәк дигән сүз.

Яңа “Электрон ярминкә” авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә үз продукциясен турыдан-туры кулланучыларга җиткерергә бик җайлы юнәлеш булып торачак. Монда товар сата торган мәйданнар, транспорт чыгымы, сатучыларга түләргә акча – барысының да кирәге калмаячак.

Бүген районның җир һәм мөлкәт Палатасында архив эшләрен алып бару буенча оештыру утырышы булып узды.

10-11 нче январь көннәрендә район башлыгы Марат Зиатдинов республиканың эре агрохолдинг җитәкчеләре өчен оештырылган “Сөт җитештерүне эффектив күтрү” темасына уздырылган укуда катнашты.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

5 нче февральдән 1 нче мартка кадәр авыл җирлекләрендә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район җитәкче органнары  катнашында “Авыл җирлекләре Башкарма комитетларының 2017 нче елдагы эшчәнлеге йомгаклары” темасына алык җыеннары үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International