Бүген район Культура йортында уку алдынгылары, конкурс һәм ярышларда җиңүчеләр, предметара олимпиада призерларын район башлыгы Марат Зиатдинов котлады.
2018 нче елның 8 нче январенда Татарстан территориясендә томан булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Урыны белән ах гына кар, томан булуы ихтимал. Көньяктан урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә җил, буран, Казаеда төнлә көчле кар.
Районның Туган якны өйрәнү музеена быел инде яңа экспонат килеп керде. Ул – Сирия Араб Республикасының монетасы. Аны музейга 2017 нче елда Сириядәге сугышта катнашкан майор Коновалов Д.С. тапшырды.
Районның “Чемпион” спорт комплексы чираттагы тапкыр республикакүләм турнир үткәрү мәйданчыгына әверелде.
Бүген район культура йортында сәламәтлеге чикләнгән, ата-анасыз калган, ярдәмгә мохтаҗ балаларның хәйрия елкасы оештырылды.
Кадерле дуслар!
Район культура йорты барыгызны да якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлый һәм “Раштуа очрашулары” дигән бәйрәм программасына чакыра.
5 нче январьда район китапханәсендә фән һәм техника атналыгына багышланган “Кешелекнең бөек табышлары” дигән күргәзмә барлыкка килде.
Татар Макылы авыл китапханәсендә 2018 нче елда язылуларына күп еллар узган, түгәрәк дата- юбилейлары билгеләп үтелә торган китаплардан күргәзмә оештырылды.
Бәйрәм көннәрендә кулҗтура һәм ял паркында кеше хисапсыз булды.
2018 нче ел календаре әһәмиятле вакыйгаларга бик бай. Анда бигрәк тә язучылар өстенлек алган. Алар арасында үзенең әдәби әсәрләре белән кеше күңелен үзенә җәлеп иткән тарихта ачык эз калдырган шәхесләр бар.