ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Югары Осланның үзәк китапханәсендә политик  репрессия елларында  вафат булган кешеләр истәлегенә  “Еллары санаусыз” -  тематик китап күргәзмәсе  барлыкка килде. Анда “Истәлек вакыттан көчлерәк”, “Репрессия – халык трагедиясе”,  “Халык һәм язмышлар”, “ Матур әдәбиятта репрессия темасы” дигән тематик бүлекләр урын алган.

26 нчы октябрьдә  Макыл авылы культура йортында  көзге бал узды.

25 нче октябрьдә Куралово балалар бакчасында җитәкчеләрнең семинары булып узды. Аның темасы яңа дәүләт стандартлары шартларында идарә итү аспектына карады.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

25 нче октябрьдә район советының кече залында Спиртлы эчемлекләрне законсыз куллануны тыю буенча комиссия  утырышы булды.

26 нчы октябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов яңа төзелә торган Ямбулатово авылындагы фельдшер пунктын, Олы Мәми авылындгы ДЕПО дагы эшләрнең барышы белән кызыксынды.

Бүген  Менделеевск шәһәрендә АО " Аммоний"  базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Ахметов катнашында ашламалар турында конференция булып узды.

Гражданнарны 2015-2020 нче елда “Торак” программасына куйганда күп балалы гаиләләрнең бер гаилә членына керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүматлар җыела. Андый гаиләләр  социаль найм договоры буенча муниципаль торак фондына кертелә.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!  Район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны 31 нче октябрьдә сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр  авыл җирлге бинасында Чехов урамы, 54 нче йортта кабул итәчәк. 

Бүген “Казан” чаңгы шуу комплексы территориясендә МЧС России нең баш идарәсе “Станция” гостиницасында гадәттән тыш ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча укулар уздырды.

Ай саен Югары Ослан район Советы гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча нәтиҗәләр чыгара.2017 нче елның октябрь аенда гражданнардан 20 мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International